Педагог Гөлнар Хөснетдинова укытучы һөнәренә кече яшьтән гашыйк
2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Ул рус педагогы, илнең фәнни педагогикасына нигез салган Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышлана.
Укытучы алдында бүген зур галимнәр дә, төзүчеләр дә, язучылар да баш ия. Чөнки һәр һөнәрнең башлангыч нигезе укытучы белән бәйле. Сабый күңелендә укытучы әйткән тәүге сүзләр уелып кала, аның сөйләгәннәре еллар үткәч тә онытылмый, ә киресенчә хәтер сандыгында саклана, кирәк вакытларда еш кына искә төшә.
-Мин Чыбыклы урта мәктәбендә укыдым. Ул вакытларны бик сагынып искә алам. Укытучыларым Елена Петрова, Мөнзилә апа Мурзина, Фәннур абый Миннекәев, Җиһангир абый Сибгатуллин, Гүзәлия апа Шәрәфиева үз һөнәрләренең осталары, шуның өстенә авыр чакта киңәшче, ярдәмче, сабыр холыклы, чын дус та була беләләр иде, - ди “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова.
Гөлнар – Чыбыклы авылы кызы. Җырга-моңга бай нәселдән ул. Әнисе Гөлсәрия апа заманында авылның иң оста җырчысы була. Ул сәхнәгә чыкса, бәйрәмгә килгән авылдашлар хәйран калып аның җырын тыңлый иде. Гөлсәрия апа хәзер авылда абыстай вазифасын башкара. Әтисе Хәлил абый шулай ук искиткеч матур җырлый. Ул заманында үзешчән театрда Хәлил образын уйнаган. Шушы тармак буенча укыган булсалар, Гөлсәрия апа белән Хәлил абый, һичшиксез, халык җырчылары булырлар иде! Җыр-моңга булган мәхәббәт Гөлнарда дәвам итә. Мәктәп, мәдәният йортларында узучы бик күп чараларда ул җырлый иде.
Бүгенгесе көндә Гөлнар Хәлиловна балалар бакчасында сабыйларга татар теле өйрәтә. Тәрбияче хезмәте - авыр хезмәт. Тәрбиячегә көн саен һөнәри яктан камилләшергә, мең сорау яудыручы балалар белән сабыр булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия бирергә кирәк. Баланың әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте нәкъ менә тәрбияче аша формалаша бит. Һөнәрен бик ярата Гөлнар. Ул тәрбияләгән балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Тәрбияче-педагог үзе дә тик торырга яратмый. Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында ел саен үткәрелүче “Татарстанның ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулый. Гомумән, тәрбияче өчен һәр көн бәйгегә тиң. Һәр туган көнне сабыйлар күңеленә яңа орлыклар салырга кирәк. Гөлнар Хөснетдинова 20 елга якын тәрбияче булып эшли. Беренче категорияле тәрбияченең эш тәҗрибәсе, ирешкән уңышлары да җитәрлек. Бик күп Мактау грамоталарына, дипломнарга ия. Иң мөһиме – тәрбияче үзенең белем бирү методикасында миллилеккә игътибар бирә, көнкүреш предметлары белән таныштырганда да татар декоратив-гамәли сәнгатенең бизәк элементларына басым ясый. Гөлнар Хәлиловна балалар кечкенәдән үзенең тарихын белеп, гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсәргә тиеш дип саный. Шуңа да еш кына балалар белән әлеге темага дәресләр уздыра.
-Иң мөһиме - балалар сәламәт булсыннар, җәмгыять өчен кирәкле, тәрбияле булып үссеннәр, - ди ул.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев