Патент буенча салым түләүләре срогы үзгәрде
2024 елның 8 августында чыккан 259-ФЗ Федераль законы нигезендә РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертелде.
Аның буенча, 2025 елның 1 гыйнварыннан, әгәр патентның гамәлдә булу вакыты 31 декабрьдә тәмамланса, патент системасы буенча салымны 28 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
2025 елның 28 декабре ял көне булганлыктан, быел түләүнең соңгы вакыты 2025 елның 29 декабре булачак.
Иминият кертемнәренә салымны киметү тәртибе турында искәртәбез:
* Хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләр өчен: салым салуның панент системасы буенча, салым суммасын үзең өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә түләнгән иминият взнослары суммасына киметергә мөмкин. Киметү 50% тан да артмый.
* Хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр өчен: үзең өчен кертемнәр ясау суммасы хисабына салымны чикләүләрсез киметергә мөмкин.
Шунысы мөһим, шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен түләнә торган иминият кертемнәре хисабына, патент буенча салымны фактта түләгәнче үк киметергә хокуклы.
Салымны киметү өчен шәхси эшмәкәрләр, салым органына, ПСН - салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасының кимүе турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш (КНД 1112021 формасы).
Игътибар итегез: патентны салым салуның башка режимнары белән бергә кушканда, ПСН буенча салымны киметүгә исәпләнгән кертемнәр салым салуның башка режимнарында салымнарны киметү өчен исәпкә алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев