Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Мошенниклар зәйле исеменә 124 мең сумлык кредит рәсмиләштергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

24 июньдә полициягә билгесез кешенең агымдагы елның 14-16 маенда банкның мобиль кушымтасын кулланып, зыян күрүче исеменә 124 мең сумлык кредит рәсмиләштерүе турында гариза керә.

25 июньдә район эчке эшләр бүлегенә Башкортстан кешесе мөрәҗәгать итә.

Билгесез кеше интим хезмәтләр күрсәтү сылтавы белән аның 8500 сум акчасын урлаган.

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эше кузгатылды, оператив-техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең 4 факты теркәлгән. Барлык очракларда да зыян күрүчеләр сим картага хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән смска килгән кодларны хәбәр иткәннәр, бу алга таба

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев