Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Машина төзелешенә багышланган хезмәт

Бүген, 28 сентябрь – илдә машина төзелеше хезмәткәрләре көне.

Ул һәр елны сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла. Зәебездә машина төзүчеләр инде берничә буынны тәшкил итә. Шәһәребездәге тәгәрмәч дисклары ясау заводы Чаллыдагы КАМАЗ заводы эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Төрле үзгәрешләр, хуҗалар алмашу чорын үтсә дә, завод үзенә билгеләнгән продукция – тәгәрмәчләр җитештерүдән күп дистә еллар дәвамында тукталып тормады. 
Районыбызның Суык-Чишмә авылыннан булган Рафис Садриев та тәгәрмәчләр заводына килеп урнашкан 1988 елдан бирле  шушы тармак үсешенә тугры хезмәт итә.  
Ул  Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәп кайтуга, заводка эшкә урнаша. Башта 20 ел дәвамында металлны газ белән кисүче булып эшли, хәзер исә сантехник һөнәрендә.


– Завод мине эшкә өйрәтте, биредә хезмәтем белән чарландым. Җитәкчелек тә һәрвакыт эшне күрә, бәяли белде. Шуңа да озак еллар бер коллективта хезмәт куеп кинәнәм, – дип елмая ул.


Баштагы еллардагы чор белән хәзерге заманча шартларны чагыштырып та булмавын әйтә Рафис Таһирҗан улы.
Ул елларда газ белән калын торбаларны кисү шактый үҗәтлек, кул хезмәте сорый хезмәткәрдән, ә хәзер заманча аппаратлар белән эш итү күпкә хезмәтне җиңеләйтә. Сантехник эшенә күчкәч, ул һәр эшне белеп башкаручы, тәҗрибәле оста буларак тиз арада проблеманы 
ачыклап, төзекләндереп тә куя. 
Хәзерге вакытта Рафис Садриев хезмәттәшләре белән заводны җылыту  сезонына әзерләү белән мәшгуль. Шуңа да ул  җылылык челтәренең, суүткәргечләрнең кышкы чорда өзеклексез, авариясез эшләве өчен һәр урында эшне кат-кат тикшереп, үтә җаваплылык белән башкара. Һәр көнне иртәнге сәгать 7дә башланган эш көне кичке 4кә кадәр көндәлек төзекләндерү мәшәкатьләре белән үтә. Нинди генә йөкләмә булса да, аны җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрнең фотосурәте еш  заводның Мактау тактасында  эленеп тора. 
Тормыш иптәше Диләрә ханым ГРЭСта хезмәт куя, ике кызлары үз гаиләләре белән матур тормыш итә. Үз йортлары белән яшәүче Садриевларның көндәлек хезмәттән бушаган вакытларында иң яраткан урыннары – бакчалары. Биредә алар үз куллары белән үстергән яшелчә, җиләк-җимешнең кадерле булуын әйтәләр. 


“Заводыбызның алга таба да гөрләп эшләвен телим. Бездән соңгы буыннар да тәгәрмәчләр җитештерүче һөнәрен тирән белүче белгечләр булсыннар. Махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклаучы егетләребез туган шәһәрләренә, яраткан хезмәтләренә кайтсыннар”, – ди Рафис Таһирҗан улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев