Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Кулга-кул тотынышып 54 ел: Зәйдән Прохоровлар гаиләсе тарихы

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучыларның гаиләсе турында сөйләде

Любовь Ивановна Һәм Владимир Анисифорович  Прохоровлар – матур үрнәк гаилә корып, менә инде 54 ел бергә  намуслы һәм лаеклы гомер кичерәләр.

Аларның мәхәббәт тарихы җитмешенче елларда Ижауда, шау-шулы машина төзелеше заводында башлана. Любовь Ивановна искә төшергәнчә, Владимир аны шунда ук үзенең тырыш булуы һәм җаваплылыгы белән җәлеп иткән.

Яшь гаилә Зәйдәге яңа автоагрегат заводында эшләү перспективалары турында ишеткәч, бирегә күченеп киләләр. Владимир Анисифорович автоагрегат заводында үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтә: ул иң катлаулы эшләрне башкаручы фрезерчы була. Ә Любовь Ивановна «Күкчәчәк» балалар бакчасында хезмәт куеп,  сабыйлар белән күңел җылысын биреп эшли.

Прохоровларның төп байлыгы - аларның өч баласы. Олы уллары Дмитрий  - Алабуга педагогика институтын, кызлары Наталья Чаллы педагогика институтында белем алган. Уллары Юрий инглиз телен бик шәп үзләштерә һәм ул - эшмәкәр.

Сигез оныкларының берсе шулай ук педагогик юнәлешне сайлаган һәм яшь хоккейчыларны уңышлы өйрәтә.

Прохоровлар гаиләсе - хезмәт, бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт ныклы никах төзергә ярдәм итүенең ачык мисалы. 54 ел гаилә тормышыннан соң Любовь Ивановна Һәм Владимир Анисифорович өчен бәхет – зур гаилә бергә җыелганда, оныклары һәм оныкчыклары белән очрашу.

Фото агилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев