Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Китап сөючеләр өчен яңалык: “Зәй информ” оешмасына яңа китап кайтты

“Зәй информ” оешмасына яңа китап кайтты. Ул - Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» басмасы.

Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисованың әлеге китабына кергән повесть һәм хикәяләре нечкә психологизм белән язылган. Язучы үз заманы кешеләренең күңелендәге тирбәнешләрне зур осталык белән сурәтләп, укучыларын әйләнә-тирәгә, бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.

«Бәллүр тозак» повестеннан тыш, китапта «Ачы җимеш», «Кояш баеганда», «Иске йорт» хикәяләре дә бар.

Китап “Зәй офыклары” газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Зәй шәһәре, Т. Ялчыгол урамы, 9нчы йорт адресы буенча килеп алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50, 7-30-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев