Полиция хезмәткәрләре Казанда 76 яшьлек хатын-кыздан 260 мең сум акча урлаган мошенникларның курьерын тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Телефон мошенниклары пенсионерга шалтыраткан һәм акча алырга килгән курьер кызга 260 мең сум бирергә күндергән.
«Оператив-эзләү чаралары барышында мошенниклар курьерының шәхесе ачыкланды. Ул 22 яшьлек кыз булып чыкты», - дип белдерделәр ведомствода.
Ул үз гаебен тулысынча таныды. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Чыганак:Татар-информ
Нет комментариев