Карманлылар хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый
Зәйлеләр бердәмлек үрнәге күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Карман авылы халкы да берләшеп, бу мөһимкә эшкә алынды.
Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә, ә ир-егетләр окоп шәмнәре ясый.

-Зәйгә маскировка челтәрләре үрүчеләргә материаллар илтә баргач, бу эш белән кызыксынып киттек. Авылдашлар безгә челтәр үрүчеләргә Зәйгә барып ярдәм итүе кыенрак булыр, үзебездә башлыйк бу эшне, диделәр. Инде алты маскировка челтәре үрдек. Челтәр үрергә ятьмәләрне Зәй волонтерларыннан алабыз, - ди бу эшне оештыручы Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова.

Эшне оештыру уңайлы булсын өчен ватсапта төркем дә булдырганнар. Аның аша материал җитмәгәндә, ярдәм кирәк булганда хәбәрләшәләр.
Ә ир-атлар җыелышып окоп шәмнәре ясый башлаганнар. Инде 187 шәмне Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына илткәннәр, бу көннәрдә тагын 141 шәм ясаганнар.
-Безнең Карманда бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр авылыбызда. Сетка үрергә килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә, материал белән булышлык итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Бер битараф читтә калучы да юк, - ди Рамилә Альтафовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев