Югары Шепкә халкы да хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә
Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итәргә алынмаган авыл юктыр ул.
Югары Шепкә авылы халкы да бу эштән читтә калмады: алар мәдәният йортына җыелып, хәрби хәрәкәт вакытында кирәкле маскировка челтәрләре үрүне оештырды. Көннән-көн бу эшкә кушылучы хатын-кызларның саны арта гына.
Авылда бу эшкә керешкәнче Рәзилә Салаватова, Гөлназ Шәмсетдинова, Галия Тимерханова Зәйгә маскировка челтәрләре үрүчеләр янына килеп өйрәнгәннәр.
“Алар безгә барысын да ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Күз курка, кул эшли, диләр. Авыл мәдәният йортында челтәр үрү өчен төп рейкаларны, каркасны Илнар Хәбибуллин белән Рафил Нәүширов әзерләделәр. Беренче маскировка челтәрен берничә көн эчендә үреп тә бетердек, хәзер менә икенчесенә тотындык”, -ди Рәзилә Салаватова.

Әйдәгез әле, Югары Шепкәдә яшәүчеләр дә егетләребезгә ярдәмгә кушылыйк дип, аларны бу эшне башларга волонтер Надежда Хәбибуллина этәргән. Авылның өлкән яшьтәге апалары Рәзимә Гатауллина, Рәүфә Габдрахманова, Венера Бикташева да читтә калмаган, алар да маскировка челтәре үрергә йөриләр. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева да авылдашлары белән челтәр үрергә килә.

Югарышепкәлеләр маскировка челтәре үрүдән тыш, егетләргә посылка җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыялар, токмач кисәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр, каз майлары әзерләп, аны өшүдән саклаучы крем ясау өчен җибәргәннәр.
- Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшерсен дип телибез. Иң мөһиме - яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен, - ди хатын-кызлар.
Фотолар Югары Шепкә мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев