Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Югары Пәнәче халкы “Ярдәм янәшәдә” акциясенә кушылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү йөзеннән Югары Пәнәче авылы халкы да “Ярдәм янәшәдә” акциясенә бердәм кушылды.

Кемдер  акчалата, икенчеләр әйберләтә китереп, үз өлешен кертергә тырыша.  -Мәдәният йортыбызда токмач кисү өмәсе дә оештырылды. Авылыбызның уңган апа-кызлары өмәдә 100 йомыркага  токмач басып, тиз арада кисеп тә куйдылар. Өйләрендә токмач кисеп алып килүче апаларыбыз да булды. Өлкән авылдашыбыз Мәрьям апа Рәхимова да бу игелекле эшкә кушылды, - ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

 “Яхшы теләкләр теләп киселгән токмачыбыз солдатларыбыз күңеленә хуш килсен, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар", - ди Мәрьям апа Рәхимова.

   Сохари киптереп алып килүчеләр дә булды. Өмәдә җыр-моң, күңелдә булган якты хисләр, кызык сүзләр  дә яңгырады.

“Изгелек җирдә ятмас, меңе белән сезгә кайтыр, диелгән изге китапта. Болгавыр һәм авыр заманда бердәм булып, авырлыкларны бергә җиңәргә, сабыр булып яшәргә язсын иде. Акчалата, әйберләтә ярдәм итүчеләргә, токмач кисүчеләргә, сохари киптереп алып килүчеләргә барчасына-барчасына олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Илһамия Рәисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев