Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Иске Зәйдә яшәүче 93 яшьлек Мөхәммәтсадыйк бабайның рух ныклыгына сокланырлык

Иске Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән Мөхәммәтсадыйк Фатыйх улы Фазлыев янында бу көннәрдә хәрби көчләр ветераны, “Чернобыльчеләр берлеге” район иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов булды.

Ул ветеранны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, аның хәл-әхвәлен белеште.

Мөхәммәтсадыйк Фатыйх улына 93 яшь. Ул Пусташит авылында туган. Гаиләләрендә биш бала була, ул – иң өлкәне. Поповка авылы мәктәбендә дүрт класс белем ала. 12 яшьтән “Заветы Ильича” колхозында ат белән ягулык ташый. 18 яше тулгач, тракторга утыра һәм лаеклы ялга чыкканчы 43 ел тракторчы булып хезмәт куя. Тырыш намуслы хезмәте өчен “Почет” ордены, “Мактаулы хезмәте” өчен медале белән бүләкләнә. 

Мөхәммәтсадыйк абый 4 ел армия хезмәтен Тоцкий шәһәрендә үтә. Ул биредә атом-төш коралын сынап карауда катнаша.  Шуның өчен дә ул  гади ветеран гына түгел, ә “яшерен” тамгасы астында җиде йозак белән бикләнгән вакыйгаларның үзәгендә булган кеше, махсус риск подразделениесе ветераны булып санала. 

Армиядән кайтучы егетне туган йортта инде каршы алучы булмый. Туган йорт ярым җимерек хәлдә була. Тормышны тартыр өчен яныңда ныклы тыл булуы мөһим. Армиядән кайтып, бер ел үтүгә, Мөхәммәтсадыйк Кадер авылы кызы Фаимәгә өйләнә. Иске Зәйдә өй җиткереп керәләр. 67 ел бергә иңне иңгә куеп тату, матур гомер итәләр. Фазлыевлар гаиләсендә өч бала – уллары Валериан, кызлары Гөлнур, Гөлфия үсә.  Бүгенге көндә Мөхәммәтсадыйк абый ялгызы гомер кичерә. Балалары әтиләре янына килеп, хәлен белеп тора. Бабаларын оныклары да яраталар, хөрмәт итәләр.

-Тормышта яшьли күп авырлыклар күргән Мөхәммәтсадыйк Фатыйховичның, өлкән яшенә карамастан, рухы нык, яшәү рәвеше күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Аның зиһененә, үзен-үзе карый алганына исең китәр. Мөхәммәтсадыйк абый белән сөйләшеп утыру үзе бер тарих дәресе кебек булды, - ди Валентин Александрович.

Тормышы турында ветеран сәгатьләр буе сөйләргә әзер, күргәннәреннән китап язарга була. 

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев