Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Зәйдә ике мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итәләр.
Беренче очракта Зәйдә яшәүче бер хатын-кызга Телеграм мессенджеры аша акча отуы, аның өчен комиссия күчерергә кирәк булуы турында хәбәр иткәннәр. Әлеге хатын-кыз билгесез счетларга 31900 сум акча күчергән.
Икенче очракта бер ир-ат интернет сайтында машинасына запас частьләр сатып алам дип, 41500 сум акчасыннан колак каккан.
«Әлеге мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган кешеләрне билгеләү буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Нет комментариев