Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Яшүсмернең энергиясен кирәкле юнәлештә куллану отышлы

Бүген Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләүче координацион Советның агымдагы елдагы соңгы утырышы үтте.

Анда күтәрелгән төп тема яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларны булдырмый калу юнәлешендәге эш планын барлау булды. 
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Рамис Минһаҗев белдерүенчә, агымдагы елның 11 аенда яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозуларның үткән ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә. Узган ел бу сан 7 булса, быел 13. 
- Шунысы бар балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең берничәсе  быел Түбән Кама, Самара, Казан шәһәрендә яшәүчеләр тарафыннан эшләнгән. Монда урлашу, мошенниклык гамәлләре буенча җинаятьләр ачылды. Ә безнең бүлектә бүгенге көндә махсус исәптә 17 яшүсмер тора. Имин булмаган гаилә буларак 28 ата-ана исәпкә куелды. Бу әлбәттә борчулы хәл, узган ел безнең мондый әти-әниләр 16 иде. Әлеге яшүсмерләр һәм ата-аналарга даими төстә инспекторлар барып, алар белән профилактик эшчәнлек алып баралар, - ди Рамис Мөхәмәтдинович. 


Шулай ук ул соңгы вакытта яшүсмерләрнең тәртибенә үзәк телеканал аша күрсәтелгән 90нчы еллар башын гәүдәләндергән Казанда төшерелгән фильмның тәэсир итүен дә ассызыклады. Әмма бу мәсьәләдә киңәшмәдә катнашучылар   фильмның тәрбияви яклары да булуын искәртеп, мондый гамәлләр кылырга ярамаганына ишарә биреп, аны яшүсмерләргә аңлатуны алып бару кирәклеге турындагы фикерне белдерделәр. 


Утырышта җәмәгать урыннарында тәртип бозу очракларына да күзәтү ясалды. 11 айда җәмәгать урыннарында 112 хокук бозу теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән караганда 11 процентка кимрәк. Күпчелек хокук бозулар кибетләрдә теркәлгән. Монда нигездә кибет киштәләреннән товарлар урлашу очраклары күп. 
Үз чыгышында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ильмир Хәйретдинов, еш хокук бозу  була торган җәмәгать урыннарына видеокамералар урнаштыру мөһимлеген сорады. Координацион совет рәисе Эмиль Эдуардович, бу мәсьәләнең хәл ителү барышында булуын белдерде.
Мәктәпләрдә алып барылучы патриотик тәрбия чараларына мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев тукталды. 
-   Мәгариф учреждениеләрендәге Батырлык дәресләре, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәр белән очрашулар балалар күңелендә эзсез калмый. Бүген безнең районда 23 яшь армиячеләр отряды бар, аларда 1040 егет-кыз исәпләнә. Алар һәртөрле патриотик чараларның уртасында кайныйлар, - диде идарә башлыгы.


Утырыш эшенә йомгак ясап Эмиль Галеев хокук бозуларда катнашучы балаларның моңа ни өчен баруларын тирәнтен ачыклап, аларны бу начар гамәлләрдән аралау юлларын куллану мөһимлеген әйтте. 
- Ә патриотик тәрбия беркайчан да артык түгел. Шәхсән үзем кечкенә улымның Россия һәм Татарстан гимннарын теләп өйрәнүен күреп сөендем. Бу эш һәрчак көнүзәгендә булсын, - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев