Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Яшүсмерләрнең наркотиклар белән агулануына юл куймау кирәк

Бүген Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә әлеге афәтнең ничек таралуы хакында сөйләштеләр.

Полиция хезмәткәрләре зәйлеләрдән йорт, бина стеналарына, тротуарларга язылган сәер символларга, иероглифларга игътибар итеп, аларны кемнәр язуын искәртү мөһимлеген белдерәләр.

- Хәзерге вакытта наркотик матдәләр интернет челтәре аша тәкъдим ителеп, “закладка” аша сатыла. Наркотиклар белән сату итүчеләр аларны граффити һәм иероглифлар аша билгеләп, шул рәвешле яшереп рекламалыйлар. Шуңа күрә андый санкцияләнмәгән язуларны күргәндә, тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, - ди оператив эшләр буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов.

Ул шулай ук үз чыгышында икенче ел рәттән Зәй районында балигъ булмаганнарның наркотик матдәләргә яки психотроп препаратларга тартылуы буенча РФ Җинаять Кодексының 230нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын да билгеләп үтте. Бу яшьләребез киләчәге өчен куркыныч күренеш.

Хәзерге вакытта үзәк дәваханәнең табиб-наркологында исәптә 6 яшүсмер тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев