Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Фәргать Камалиевка Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме тапшырылды

Казанда узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чара барышында озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, нәтиҗәле эшләре белән билгеле затларга дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Алар арасында Зәйдән район авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев та бар. Аңа озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

Фәргать Талвертович, районыбызның Аксар авылыннан. Ул авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын мәктәп елларыннан ук башлый. 1984 елда XXI партсъезд исемендәге колхозга баш  инженер булып кайта. Аңа кадәр район авыл хуҗалыгы стипендияты буларак Казан дәүләт  авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлеге ала, армия хезмәте үтәргә өлгерә. Институтны кызыл дипломга тәмамлый. 1987 елдан алып ун ел дәвамында районыбызның Сәрәпәле авылында “Зәй” үсемлекчелек кооперативы рәисе булып эшли .Бигештә «Алга» колхозы рәисе вазивасын башкара, аннан Аксар авылында “Нур” кооперативын җитәкли, “Зәй шикәре”, “Восток”, “Зәй” агрофирмаларында бүлекчәләр башлыгы вазифаларында хезмәт куя. Һәр урында да эшне яхшы оештыру, нәтиҗәле хезмәткә йөз тотуын күреп аны 2019 елның мартында район авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгелиләр.  Инде менә 6 ел дәвамында Фәргать Камалиев әлеге бик тә җаваплы вазифада эшли. 


“Эшләү дәверендә Фәргать Талвертович үзен җаваплы, инициативалы, аналитик фикерләүгә ия җитәкче буларак танытты. Авыл хуҗалыгы җитештерүен реформалаштыруга, районның авыл хуҗалыгы оешмаларында заманча базар мөнәсәбәтләрен кертүгә зур игътибар бирүче оста оештыручы. Ул катлаулы вазгыятьтә муниципаль районның авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегендә өстенлекләрне дөрес билгели белүче яңа буын җитәкчесе”, - ди аның турында район башлыгы Разиф Кәримов.


Үз эш юнәлешендә Фәргать Камалиев  районның крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерүгә җитди игътибар бирә. Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында кече хуҗалыкларны үстерү буенча аңлатма чыгышларны даими ясый. Халык алдында  дәүләт ярдәме чаралары турында эзлекле мәгълүмат бирә. Фәргать Талвертовичның максатчан хезмәте нәтиҗәсендә районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары 2019-2023 елларда 20,9 млн. сумлык субсидия алды. Бүгенге көндә районда 61 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шуларның өчесе 2023 елда оешкан. 2019-2023 елларда хуҗалык итүнең кече формалары 80,9 млн. сумлык 10 грант алды. Фәргать Талвертович инициативасы белән 2019 елдан 2023 елга кадәр крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга юнәлдерелгән “Агростартап” программасында районнан 5 кеше катнашып җиңүгә ирештеләр. 
Үсемлекчелектә мул уңыш үстерүдә дә аның өлеше зур. 
Хезмәтенә зур игътибар бирүгә аның гаиләсенең аңлап яшәве дә мөһим роль уйный. Тормыш иптәше һәм ике улы Фәргать Камалиевның ныклы тылы. 

 

Фото ТР Рәисе рәсми сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев