Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Булсын дип, тырышып эшли ул

Бу көннәрдә “Зәй шикәре” агрофирмасы баш инженеры Илдар Мөҗәһит улы Вәлиәхмәтов 50 яшьлек юбилее билгеләп үтте.

Районның Аксар авылында туган, шушы төбәккә хезмәт юлын багышлаган Илдар Вәлиәхмәтов, авыл хуҗалыгы техникалары буенча һөнәри белгечлек алганнан соң төрле баскычлар үтеп, бүген баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, үз эшен яхшы белүче кеше. 


“Илдар Мөҗәһитович,  районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куеп, республика һәм илебез азык-төлек запасын туплауга тиңдәшсез өлеш кертүче, ышанычлы белгеч. Шушында төпләнеп калып, һәр көнне нәтиҗәле хезмәте белән бизи”, - ди аның турында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.


Илдар Вәлиәхмәтов  “Зәй шикәре” агрофирмасында 2016 елдан бирле баш инженер вазифасында. Ул үзен валификацияле белгеч, югары профессионал, инициативалы һәм югары оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп күрсәтте. Барлык төр җиһазларның һәм транспорт чараларының авариясез һәм ышанычлы эшләве, аларны дөрес эксплуатацияләүне контрольдә тоту зур җаваплылык сорый. Аңа  үз-үзе өстендә даими эшләү дә хас, алдынгы тәҗрибәне күзәтә, аны үз эш участогында  кертү дә  зур уңышларга ирешүнең нигезен тәшкил итә. 
Илдар Мөҗәһит улы җитәкчелегендә хуҗалыкта булган барлык техникага вакытында техник хезмәт күрсәтелә. Алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүгә һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә аерым игътибар бирелә, шуның нәтиҗәсендә техниканы планнан тыш ремонтлау һәм туктап торуга юл куелмый,  техниканы эксплуатацияләүгә чыгымнар минимальләштерелә. 
Тәҗрибәле белгечнең эшен нәтиҗәле оештыруы нәтиҗәсендә соңгы өч елда хуҗалыкта хезмәт күләме арткан. 


“Илдар Мөҗәһит улының новаторларча карашы нәтиҗәсендә хуҗалыкта агрофирманың нефть хуҗалыгы инфраструктурасы базасында нечкә чистарту фильтрлары кертелде. Әлеге карар ягулык насослары һәм двигательләр ресурсын арттырырга, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга вакытны оптимальләштерергә һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирде”, - диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.


Ә күркәм гаиләсе аның ныклы тылы. Тормыш иптәше, кызы, улы гаилә башлыгына рухи көч бирүчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев