Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Белгеч кисәтә: Тәмәке төпчеге – янгынга сәбәп

Тәмәке сәламәтлеккә генә зыян китереп калмыйча, күп очракта янгын чыгуга да сәбәпче булып тора.

Район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгыннарның күпчелеге ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту аркасында  килеп чыга.

"Шундый очраклар да була, кайберәүләр тәмәке тартканда шырпыны һәм тәмәке төпчеген кайда эләкте шунда ыргыталар, аларны агачтан ясалган әйберләргә, ут эләккәч бик тиз кабынып китүчән материаллар янәшәсенә куялар, тыелган урыннарда тәмәке көйрәтәләр. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташлау, аларның күрше балконга эләгеп, янгын чыгу куркынычын тудыра", - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Кече яшьтәге тәмәке тартучылар аулаграк урыннарны сайлый, көтмәгәндә өлкәннәр килеп чыккан очракта алар үзләренең ярамаган гамәлләрен күрсәтмәскә тырышып, сүндерелмәгән тәмәкене ташлыйлар һәм моның белән янгын чыгу куркынычын арттыралар.

Шулай итеп, тәмәке тарту - зыянлы гына түгел, шулай ук куркыныч һәм яман гадәт.  Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев