Белгеч җавап бирә: химик чистарту хезмәте алай ук гади түгел
Соңгы вакытта химик чистарту хезмәте популярлык казанды.
Әмма тиешле чистарту эшләрен башкарганнан соң, әйберләр һәрвакытта да үз хуҗаларына яңартылган, чиста хәлдә кайтарылмый торган очраклар да була. Тапшырылган әйберләрне бозу очраклары – еш күренеш. Мондый вазгыятьтә кулланучыга үз хокук-ларын ничек якларга?
Химик чистартуда төрле ысуллар тәкъдим итәргә мөмкиннәр: коры чистартудан тыш, аквачистка да. Аларның һәркайсы үзенчә нәтиҗәле.
Коры чистарту – тукымаларны махсус сыек эреткечләр ярдәмендә чистарту. Бу ысул белән пычрак һәм майлардан пальто, мех эшләнмәләре, кайбер келәмнәр, күлмәкләр, курткалар һ.б. чистартыла.
Аквачистка – ул «сакчыл» ысул. Анда көчле химик матдәләр кулланылмый. Бу ысулны эшләнмәләрнең төсләрен саклау мөһим булганда кулланалар.
Эшләнмәне химик чистартуга тапшырганчы, ярлыктагы символлар белән танышырга кирәк. Моннан тыш, әйберне тапшырганда сезнең белән килешү (квитанция) төзергә тиешләр, анда тапшырыла торган әйбернең бәясе һәм аның тузу дәрәҗәсе күрсәтелә, шуңа күрә шартнамәне имзалаганчы аның эчтәлеген игътибар белән уку мөһим.
“Әгәр дә химик чистартуда җитешсезлекләр барлыкка килсә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезендә башкаручы (химик юл белән чис-тартучы) кулланучы тапшырган әйбернең бөтенлеге өчен җавап бирә. Димәк, нинди дә булса кимчелекләр булса, мәсәлән, пычрак бетмәү, тишекләр, таплар һәм башкалар барлыкка килсә, китерелгән зыян өчен җаваплылык башкаручыга йөкләнә”, – ди Татарстан
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина. Әгәр химчисткага мөрәҗәгать иткәннән соң сезнең әйберегез бозылган булса, сез түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
– әйберне охшаш әйбергә алыштыру;
– югалган әйбернең икеләтә бәясен каплау;
– тотылган чыгымнарны каплау.
Сезнең таләпләр мөрәҗәгать иткән вакыттан өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Шунысын да истә тоту мөһим, җаваплылык башкаручының гаебен билгеләү фактында гына алып барыла. Шуңа күрә әйберләрне химчисткага тапшырганда, документлар тутыру барышында тасвирлауга аеруча игътибар бирергә кирәк (сәдәфләр, замоклар кебек вак детальләр турында).
“Әйберне беренчел тикшергәндә сез нинди дә булса кимчелекләр тапсагыз, кабул итү актына кул куярга ашыкмагыз, кимчелекләр турында язып, югарыда санап үтелгән таләпләрнең берсен куегыз. Шуны истә тотарга кирәк, башкаручы гарантия срогы билгеләнмәгән эш җитешсезлекләре өчен җавап бирә. Башкаручының гаебен билгеләү өчен кулланучыга эксперт оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәсендә аңа әлеге дефектларның килеп чыгу сәбәпләрен күрсәтеп эксперт бәяләмәсе бирәчәк. Әгәр башкаручы үз ихтыяры белән күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартса, химик чистарту адресына язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә була”, – ди Эльвира Милочкина.
Дәгъва түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:
– химчисткага мөрәҗәгать итү датасы сәбәбе;
– әйбер башкаручыга тапшырылган вакытта аның торышы;
– әйберне хуҗасына кайтару вакытында аның торышы;
– үтәүчегә куелган таләпләр.
Шулай ук дәгъвага квитанцияләр, түләү турында
чеклар, әйберне кабул итү актлары күчермәләрен, әйбернең үз бәясен раслаучы документны беркетегез.
Дәгъваны ике нөсхәдә төзегез, аларның берсе башкаручыга тапшырыла, икенчесе башкаручы тарафыннан үз нөсхәсен кабул итү турында тамга куелган килеш кала. Әгәр башкаручы сездән дәгъва кабул итәргә теләмәсә, аның адресына заказлы хат белән җибәрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыклар белән танышып барыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев