Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Бәхет яшәгән өйдә

Гомер буе кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел, гади булганнары өчен хөрмәт итәләр аларны. Нәрсәгә тотынсалар да икесе бер уйда, бер сердә булгангадыр, тормышлары да көйле, бәрәкәтле Ишмөхәммәтовларның. Нәзирә Әхмәтҗан кызы Сарман районы Түбән Кәшер авылында туган булса, Рифкать Таҗетдин улы Зәй районы Югары Мәлемнән.

Киң күңелле хуҗалар белән чәй табыны янында утырганда ниләр генә сөйләшмәдек. Хәтта моннан 54 ел элек бер-берсенә гашыйк булып йөргән егет белән кызның мәхәббәт кыйссасына да тукталып алдык. Ә ул болайрак булган икән: Нәзирәне Минзәлә медицина колледжын тәмамлаганнан соң, юллама белән Югары Мәлем фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп җибәрәләр. Бу чибәр кыз беренче очрашуда ук Рифкатьнең күңеленә кереп утыра.  Билгеле бу сылу кызга күз атучы егетләр шактый була. Ә егет: “Бу кыз минеке булачак” – дип, башкаларның колагына киртләп тә куя. “Егет егетлеген итмәсә, аты корысын” диләрме әле. Озакламый Рифкатьләр йортына гөрләтеп килен төшерәләр.
- Мәхәббәт бит ул көтмәгәндә йөрәгеңне яулый. Күңел тартылу дигән нәрсә бар. Шул үзенекен итә. Минемчә, мәхәббәт ул кешене сукырайта, әсир итә. Монда әзме-күпме дөреслек тә бар. Ә бездә, иманым камил, чып-чын мәхәббәт булды дип әйтә алам, - ди Рифкать Нәзирәсенә яратулы карашын ташлап.
- Дөрес, ике арада саф мәхәббәт булса, моны алар үзләре тоя. Язмышлар күкләрдә языла дигән нәрсәгә ышанам мин. Мәхәббәт ул – гаилә тормышының алтын баганасы, - ди Нәзирә.
Әнә шулай иңгә-иң куеп, бер-берсен санап, аңлап бер сукмактан янәшә атлап китә бу мәхәббәтле гаилә.
Каенана, кайната белән бергә яшәдек. Ялгышып кына да алар белән әйткәләшкән, ачуланышканыбыз булмады. Балаларны үстерергә булыштылар. Кая теләсәк шунда бардык. Рифкать белән әле спектакльләр, концертларда катнашып йөрдек. "Барыгыз бар, яшь чагында йөреп калыгыз”, - дип балаларны алып калалар иде, - дип искә ала Нәзирә аларны.
Ун елдан соң Зәйгә күченеп киләләр Ишмөхәммәтовлар. Нәзирә санэпидстанциянең санитария-гигиена лабораториясендә эшли. 32 ел гомерен шул хезмәткә багышлый. Рифкать зур предприятиеләрдә электрик булган. Лаеклы ялга ГРЭСта эшләгәндә киткән.
Ике балага тормыш бүләк итеп, аякка бастырганнар. Икесенә дә югары белем биргәннәр. Хәзер инде үз гаиләләре. Алар бүген балалары белән чын-чынлап горурлануларын яшермиләр. 
Дүрт онык, бер оныкчык өчен дә ныклы терәк һәм киңәшче әби-бабай да әле алар.
“Балалар шикәр, оныклар бал икән алар, оныкларыбызны да бик яратабыз”, - ди Рифкать.
Бу гаиләдә балаларның да, оныкларның да саф татарча сөйләшүе дә сокландырды мине. Алар өйдә һәрвакыт гел ана телендә генә аралашалар икән.
Алар турында язарга теләгәнемне ишеткәч тә:
- Гап-гади гаилә бит инде без, диделәр алар, кыенсынып, тыйнаклыкларын сиздереп.
Гаилә ныклыгы нәкъ менә шул гадилекләрендә яшеренгәнлеген үзләре дә аңлый югыйсә.
Нәрсә ул гаилә? Дигән сорауга җаваплары да гади: сине кирәксенүче якын кешеләр. Уртак шатлык, уртак кайгы, гомумән тормыштагы мең дә бер төрле вак-төяк мәсьәләләрне бергәләп хәл итүчеләр. Кирәкле минутта бер-берсенә терәк булырдай җанга якын кешеләр. Ышаныч һәм тугрылык – безнең гаилә формуласы. Шуңа күрә бездә баш та, муен да юк, бер – беребезне “боргаламыйбыз”, - дип елмая гаилә башлыгы.
Ишекләрен ачып керүгә үк, чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Бар яктан да уңган-булганнар, тырышлар икән дигән фикер туа.
“Күршең үзеңнән яхшырак булсын”, - диләр. Безнең күршебез менә нәкъ шундый. Кеше кайгысы өчен борчыла, шатлыклары өчен сөенә, кирәк икән соңгы икмәк телемен дә биреп чыгара торганнар. Нинди сорау белән керсәң дә, төпле киңәшләрен бирәләр. Бакчаларында үстергән уңышлары күршеләргә дә җитә. Өйләрендә шулкадәр тынычлык. 54 ел бергә яшәп, табак-савытлары шалтыраганын ишеткәнебез булмады. Һәр яктан үрнәк алар безгә”, - ди күршеләрендә яшәүче Әлфия ханым.
Тормышларыннан зарланмыйча, сөенеп кенә яшиләр. Чөнки алар пар канатлы, яннарында терәк булырдай балалары, оныклары, туганнары. Алар өчен тормышның яме, мәгънәсе, бәхете шунда. Чыннан да, вакыт узган саен, кеше үткәненә кайта, истәлекләрен барлый. “Яшәү шуның белән дә матур бит ул, - дип, бу фикерне дә куәтли бүгенге геройларыбыз.

                                                        Фәния Әгъзамова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев