Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Артист булып туган ул

“Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме җырчысы Мария Никитина - Зәй кызы.

Күпләргә таныш булган баянчы Николай Никитин кызы улы. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә белем ала, мәктәптә укыганда нинди генә музыкаль чара узмасын, Мария башлап йөрүчеләрнең берсе була, музыка мәктәбенең баян классында укый. Чаллы дәүләт педагогика университетының мәктәпкәчә педагогика бүлеген тәмамлый.
Мариянең бөтен туганнары ГРЭСта эшли. Әтисе Николай Александрович, әнисе Евгения Ивановна лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләгәннәр. Апалары Светлана, Оксана, ире Петр да ГРЭСта хезмәт куя. Гаилә традицияләренә үзенчәлек кертеп, Мария гына башка өлкәне сайлый.
- Мәдәнияткә мәхәббәтне миндә әтием тәрбияләде. Ул бик күп еллар шәһәрнең мәдәни тормышында кайнады. Зәйнең автоагрегат заводы, ГРЭС, инвалидлар җәмгыяте, “Энергетик” Мәдәният сарае оештырган чараларда, бәйрәмнәрдә еш катнашып килде. Вафат булырга бер атна калганда да “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы үткәргән әдәби кичәдә баянда уйнады, - ди Мария Николаевна.
Кыз 2004 елдан Ольга Васильева җитәкләгән “Престиж” вокаль студиясендә шөгыльләнә. “Престиж” студиясе составында шәһәр, районкүләмендә уздырылучы чараларда актив катнаша. Шулай ук район, республика, Россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала.
“Энергетик” Мәдәният сараена эшкә килгәнче аңа яшьләр эшләре идарәсендә, “Яшьлек” боз сараенда һәм “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында эшләргә туры килә. 2019 елда Марияне “Энергетик” Мәдәният сараена эшкә чакыралар. Бик шатланып ризалаша ул. Ниһаять, күптәнге хыялы тормышка ашачак. Мария бала вакыттан ук зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыяллана. Биредә ул “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеменә эшкә урнаша. Шәһәркүләмендә уздырылучы һәр чарада катнаша, үзенең иҗат мөмкинлекләрен чарлый. Мәдәният сараенда эшләү дәверендә бик күп бәйгеләрдә үзен сынап карый. “Наше время - Безнең заман” эшләүче яшьләрнең республика телевизион иҗат фестивале суперфиналларында катнашканы өчен район башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Күңеле саф, чиста кеше ул. Аның белән аралашу үзе үк рәхәт. Төгәл, әйткән сүзендә нык тора, сәхнәгә чыгасы көнне энәсеннән җебенә кадәр әзерләнеп килә, үзен тыныч тота, артыгын сөйләшми, әмма берничә сүз белән әйтәсе фикерен җиткерә – аның тагын бик күп сыйфатларын санап китеп булыр иде.
Ул, чыннан да, артист. Сәләте йөзенә үк чыккан. Гастрольгә чыкканда, автобуска утыру белән җырлый башлый, мәдәният сараена иртәрәк килеп, тамашачыларны көтеп торырга туры килсә, кулына микрофон ала да җыр суза. Андагы юмор хисе – сүз белән генә әйтеп биргесез. Туганда ук артист булып туган, диләр андыйлар турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев