Алты меңнән артык пенсионер балалары өчен өстәмә акча ала
Балигъ булмаган яшьтәге яки һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада укучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Бу – социаль яклауның бер төре.
Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне 6543 кеше ала.
Унсигез яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану датасын күрсәтеп, укуның көндезге формада үтүе турында белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документларны бирергә кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яки укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы юкка чыга.
Арттырылган түләү билгеләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) тапшырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев