Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

20 декабрьдә Казанда «Татарстан командасы хәрәкәттә» республика конференциясе булды

Агымдагы елда Татарстан Республикасында яшьләр (PROмолодежь) конференциясе алтынчы тапкыр уздырылды.

Быел ул Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәтен оештыру мәсьәләләренә багышланды һәм «Татарстан командасы хәрәкәттә» дип аталды. Конференциядә Иске Зәй яшьләр үзәге мөдире Алевтина Уразайкина да катнашты.
Конференцияне оештыручылар - республика яшьләр, инновацияле һәм профилактик программалар үзәге. Аңа балалар һәм яшьләр белән эшләүче, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләрендә, яшьләр сәясәтенең дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүче 200 җитәкче һәм белгеч, волонтерлар берләшмәләре лидерлары чакырулы иде.
Чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте. Татарстан» темасына чыгышы белән ачты.
Конференция кысаларында яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Безнең Алевтина Уразайкина «Профилактик исәптә һәм социаль хәвефле хәлдә булган балигъ булмаганнар белән эшләүнең нәтиҗәле тәҗрибәләрен ачучы проектлар» номинациясендә бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев