Зәй тхэквондочылары – пьедесталда
Спорт

Зәй тхэквондочылары – пьедесталда

15 ноябрьдә Менделеевск шәһәрендә Олимпиада уеннарының көмеш призеры Минина Татьяна призына тхэквондо буенча ачык турнир узды.

Ярышларда Татарстан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән, Пермь краеннан 300 спортчы  катнашты. Зәй данын тренер-укытучы  Данил  Леваев шәкертләре яклады. 

Нәтиҗәдә «Зәй» спорт мәктәбе укучылары түбәндәге урыннарны алдылар: 2 урында -  Гусева Полина,  Зыятдинов Кәрим, 3 урында -  Хәбибрахманов Әмин, Минаев Аким, Ахунова Дарина,  Подвалов Владимир.


Нет комментариев