«Күрше» фестиваленең  кышкы сезоны ачыла
Яңалыклар

«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны ачыла

Татарстан Рәисе хуплаган фестиваль кабат республика халкына үз чараларын ишегалдында, паркта яисә башка җәмәгать киңлекләрендә оештырырга мөмкинлек бирә.

Бу сезонда-өч юнәлеш гамәлдә булачак.

«Күрше» — кышкы спорт активлыгын күтәрү һәм халык күңел ачуларыннан алып концертларга, спектакльләргә һәм гастрономия фестивальләренә кадәр вакыйгалар сериясен үткәрергә әзер булган командалар өчен.

«Күрше. Мирас» — озак вакытлы нәтиҗәле креатив индустрияләр өлкәсендәге проектлар: фильм, күргәзмә, спектакль, арт-объект яки маршрут.

«Күрше. Беренче адым» – вакыйгаларны оештыруда үзен сынап карарга теләүчеләр өчен. Номинациядә гаризаның гадиләштерелгән формасы каралган.

Гаризаны 1 декабрьгә кадәр куршефест. РФ    сайтында бирергә мөмкин. 


Нет комментариев