9-15 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 88 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагы теркәлгән.
149900 сумлык займ рәсмиләштергәннәр
9 ноябрьдә полиция бүлегенә Зәйдә яшәүче 23 яшьлек ир-егеттән гариза керә. Билгесез кеше аның паспорт мәгълүматларын кулланып, 149900 сумлык микрозайм рәсмиләштергән.
“Әлеге җинаятьне кылучыны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Элек тә хөкемгә тартылганнар урлаша
Ә Зәйдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз телефонын һәм банк картасын югалткан. Аның картасыннан шәһәрнең бер кибетендә 850 сумлык товар алынган.
“Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне элек тә хөкемгә тартылган 50 яшьлек Зәй кешесенең кылуы ачыкланды”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
СНИЛС номерын сораганнар
Узган атнада бүлектә компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең ике очрагы теркәлгән. Беренче очракта билгесез кешеләр шалтыратып, махсус хәрби операциядә һәлак булган иренең медален алу өчен СНИЛС номерын сораганнар. Икенче очракта флюорография тикшерүе узу өчен шулай ук СНИЛС номерын атавын үтенгәннәр. Гариза язучыларның уяулыгы нәтиҗәсендә Дәүләт хезмәтләре порталы “ватылмаган”, матди зыян китерелмәгән.
Нет комментариев