Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече сезонлы аяк киеме сатып алу хокукын аңлатты
Яңалыклар

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече сезонлы аяк киеме сатып алу хокукын аңлатты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкинага Зәйдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Август башында ул базарда көзге аяк киеме сатып алган, сентябрь башында беренче тапкыр аны кигән, ә ике көннән соң табанының ярылуын күргән.

Сезонлы товар

Сатып алучы сыйфатсыз товарны алыштыруны таләп иткән, ләкин сатучы баш тарткан: аның сүзләренчә, сатып алу вакытыннан инде бер ай узган, бары тик ремонтлатырга гына кирәк.

Белгеч аңлатканча, сезонлы товарлар өчен гарантия срогы сатып алынган көннән түгел, ә тиешле сезон җиткән вакыттан исәпләнә. Шуңа күрә сатучының аргументы монда дөрес түгел.

Кулланучыга сезонлы товарлар өчен гарантияле срок тиешле сезон җиткән вакыттан исәпләнә дип аңлаттылар. Бу сроклар регионга карап аерылырга мөмкин. Татарстан Республикасында ул түбәндәчә:

• Көз – 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр;

• Кыш — 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;

• Яз — 16 марттан 15 майга кадәр;

• Җәй –16 майдан 31 августка кадәр.

фото: Татар-информ
фото: Татар-информ

Нинди вариантлар бар

Әгәр товарга гарантия срогы билгеләнгән һәм анда дефект табылган икән, кулланучы түләүсез ремонтны гына түгел, товарны алмаштыруны да, шулай ук акчаны кире кайтаруны да таләп итәргә хокуклы («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18нче маддәсе).

Ничек эш итәргә

Белгеч сатып алучыга язма дәгъва төзергә һәм аны сатучыга җибәрергә тәкъдим иткән. Документны ике нөсхәдә рәсмиләштерү яхшырак: икенчесендә кабул итү турында мәгълүмат (дата, имза, вазыйфа) булырга тиеш.

Әгәр сатучы таләпләрне үтәмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Нет комментариев