Акция кысаларында район басмалары — “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә, физик мөмкинлекләре чиклеләргә, социаль ярдәмгә мохтаҗларга яздырып бүләк итәргә мөмкин.
Шул рәвешле сез төрле хәбәрләргә сусаган кешеләрне 2027 елның ярты елы дәвамында сөендереп тора алачаксыз.
Район газеталары шәһәр-районда барган һәр вакыйганы яктырта, кеше язмышлары турында сөйли, изге теләкләрне җиткерү мөмкинлеге бирә.
Газеталарга редакциядән килеп алу шарты белән ярты елга 750 сумга язылырга мөмкин. Ә инде өй адресларына яздыру өчен почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. Бәясе – 1314 сум 18 тиен.
Нет комментариев