Төньяк Осетиягә сәфәр кысаларында безнең «Легенда», «Мәхәббәт» һәм «Сәйлән» хореография коллективлары фестиваль-конкурста җиңүләренең шатлыгын гына түгел, ә бик мөһим, тирән дулкынландыргыч мизгелне дә кичерделәр.
Безнең артистлар хәрби госпитальдә булдылар. Максат гади иде. Артистлар яралы сугышчыларга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы сүзләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Госпитальнең кечкенә сәхнәсендә матур һәм күңелне нечкәртә торган номерлар белән чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларын сугышчылар кайнар алкышлады.
Коллективлар җитәкчесе Наталья Яковлева хәрбиләргә батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде. Ә артистлар хәрбиләрне традицион татар тәм-томнары - чәкчәк белән сыйладылар.
Белешмә: 27 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Зәйнең «Легенда» һәм «Мәхәббәт» хореография коллективлары (җитәкчеләре Наталья Яковлева), шулай ук «Сәйлән» ансамбле (җитәкчесе Җәмилә Хәбибуллина) Владикавказдагы «Алтын мәйдан-Алания»-2026 Халыкара милли мәдәниятләр инклюзив фестивалендә катнашып, җиңүләр яуладылар.
Фотолар “Энергетик” Мәдәният сараеннан.
Нет комментариев