Югары Мәлем мәктәбе хәрби зонага җибәрү өчен 66 литр банка сохари әзерләде
Игелекле гамәл

Югары Мәлем мәктәбе хәрби зонага җибәрү өчен 66 литр банка сохари әзерләде

Югары Мәлем мәктәбе мөһим миссияне дәвам итә: укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар биредә даими рәвештә безнең хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыялар.

Һәм менә тагын – чираттагы партия. Бу юлы гади, бик туклыклы һәм кыр шартларында чыннан да кирәкле продукт – сохари әзерләделәр. Мондый заготовкалар аерым саклауны таләп итми, аларны үзең белән алырга уңайлы, шуңа күрә алгы сызыктагы сугышчылар өчен бу чын мәгънәсендә кыйммәтле ярдәм.

Бу юлы мәктәп коллективы сохарины киптереп, 66 банкага тутырып җибәргәннәр. Бу - тулы бер команданың эш нәтиҗәсе. Мәктәп пешекчеләре Нина Ивановна һәм Лариса Павловна сохари киптереп, банкаларга тутыралар. Аларның хезмәте гаять зур һәм чын-чынлап бәяләп бетергесез.

Авыл халкы да зур роль уйный. Шәйнуровлар гаиләсе даими нигездә яңа икмәк белән тәэмин итә. Ә Бариновлар гаиләсе икмәк киптерәләр һәм әзер порцияләрне формалаштыралар. Оештыручылар әйтүенчә, бик тәмле сохари килеп чыга. 

  • Фотолар мәктәптән.

Нет комментариев