19 ноябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәп укучылары өчен Михаил Ломоносовның тууына 315 ел тулу (1711-1765 еллар) уңаеннан «Шагыйрь рухлы бөек галим» тарихи — танып белү сәгате булып узды.
Очрашу барышында балалар күренекле эшлекленең якты һәм бай биографиясе белән таныштылар: Ломоносовның Архангельск губернасыннан Мәскәүгә катлаулы юлы, белемгә омтылышы һәм эшкә сәләте турында белделәр. Галимнең күпкырлы эшчәнлегенә — физика, химия, астрономиягә, шулай ук әдәбиятка керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Укучылар Ломоносовның Россия мәгарифе үсешенә нинди өлеш керткәнен һәм аның исеме белән нинди уку йортлары аталуын белделәр. Шул исәптән Мәскәү университетын булдыруда галимнең роле бәян ителде.
Китапханәче балалар белән Ломоносов тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән уртаклашты: мәсәлән, уку өчен Мәскәүгә җәяү баруы, аның заманнан алда килгән кыю фәнни гипотезалары, тикшеренүченең эзләнүчәнлеге һәм шигъри сәләте турында.
Чара укучылар өчен Ломоносов фигурасына яңача карау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алар дәреслектәге исемгә генә түгел, ә ихтыяр көче, кызыксынучанлык һәм хезмәтнең дөньяны үзгәртергә сәләтле булуын Ломоносов үрнәгендә күрделәр.
Нет комментариев