Зәйдә киң масштаблы грек-рим көрәше турниры үтте
Спорт

Зәйдә киң масштаблы грек-рим көрәше турниры үтте

14 ноябрьдә Зәй шәһәренең көрәш сараенда грек-рим көрәше буенча берьюлы ике ярыш үтте: 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге һәм Илмир Баһаветдинов истәлегенә төбәкара турнир.

Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Нәфис Миңнебаев, халыкара категорияле судья Борис Юлтимиров, Зәй шәһәре спорт көрәше федерациясе рәисе Николай Тихонов, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе рәисе Рамил Сөләйманов, Илмир Вәдүт улының гаиләсе - әнисе Оркыя Мирзаһит кызы, кызы Эмилия,  районның спорт ветераннары катнаштылар.

Ярышларда 13 командадан (Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Казан, Яшел Үзән, Лениногорск, Можга, Октябрьск, Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы, Ютазы һәм Зәй шәһәрләреннән) 223 көрәшче катнашты.

фото спорт идарәсеннән
фото спорт идарәсеннән

Зәй көрәшчеләренең нәтиҗәләре

ТР беренчелеге (21 яшькә кадәрге яшүсмерләр):

- 67 кг авырлыкта: 3 урында Маврин Тимур (тренеры Радик Маврин);

- 97 кг авырлыкта: 3 урында  Александр Петров (тренеры Р. Маврин).

Илмир Баһаветдинов истәлегенә турнирда:

-  39 кг авырлыкта (2014-2015 елгы): 1 урында  Җиһаншин Данэль (тренеры Р. Маврин);

- 30 кг авырлыкта (2014-2015 елгы): 1 урында — Рыскулов Богдан, 2 урында – Кунниев Али (тренеры Илнар Хәйруллин), 3 урында - Галәлиев Әмир (тренеры Р. Маврин);

- 32 кг авырлыкта (2014-2015 елгы): 3 урында — Фәйрушин Дамир, 3 урында – Фаршатов Данис (тренеры И. Хәйруллин);

- 38 кг. авырлыкта (2014-2015 елгы): 3 урында Спирин Егор (тренеры Анатолий Терентьев);

- 42 кг. авырлыкта (2012 елгы): 3 урында  Журавлев Артем (тренеры А. Терентьев)

- авырлыгы 48 кг (2013-2014 елгы): 3 урын Журавлев Антон (тренеры Терентьев А.А.).

Татарстан беренчелегендә командалар арасында беренче урында  -  Казан, икенчедә - Яр Чаллы, өченчедә -  Бөгелмә көрәшчеләре.


Нет комментариев