8-11 ноябрьдә Нальчикта (Кабардино-Балкария Республикасы) балкар әдәбиятына нигез салучы Кязим Мечиев истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Анда Татарстан данын Зәй тренеры Илнар Хәйруллин шәкертләре яклады.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәй спортчысы Әбүбәкер Мугурбиев көмеш медаль яулады. Бу ярышлар 2027 елда Каспийскида узачак Россия беренчелегенә сайлап алу туры да булды.
Нет комментариев