Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч урлашу очрагы теркәлгән.
31 августта Зәйдә яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның Гагарин урамындагы йорты ишегалдыннан велосипедын урлаганнар. Аңа 4500 сумлык матди зыян килгән.
1 сентябрьдә районда яшәүче бер хатын-кыздан бүлеккә гариза керә, ул туганы (элеккеге ире) комбайнда эшләвен һәм ягулык урлавы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тикшерү чаралары барышында районыбызның 44 яшьлек кешесеннән сораштыру үткәргәннәр, ул үз гаебен таныган.
Бер хатын-кыз полиция бүлегенә әнисенең 432 мең сум акчасын урлаулары турында мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында район авылларының берсендә яшәүче хатын-кызның акчаны урлавы ачыклана. Акчаны урлаучы хатын-кыз аны танышына, кызына бирә, кредитын каплый, алкоголь кулланган булганлыктан нәрсәгә тотуын хәтерләми дә. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
Нет комментариев