Зинаида Исламгалиева: “Питрау бәйрәме барлык хыялларны чынга ашырсын”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Питрау бәйрәмен олылаган шигырь Сарсаз-Баграждан Зинаида Исламгалиевадан.
Питрау көне җәйнең иң матур чагында килә,
Чәчәкләр ата киң далаларда, урманнарда.
Кашкатау итәгендә уеннар һәм жырлар яңгырый,
Кояш нуры бөтен дөньяны яктырта.
Бу көн һәрбер мизгелгә шатлык бүләк итсен,
Йөрәкләргә тынычлык һәм матурлык өрсен.
Дөнья тыныч, мәхәббәтле булсын,
Саф хисләр күңелләрдә мәңге саклансын!
Кошлар моңы һәм җилнең җылы исе
Бәхетне, игелекне алып килсен.
Питрау көне барлык хыялларны чынга ашырсын,
Тормыш юлында бәхет һәрвакыт булсын!
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев