Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

«Зәйдә яшәп, иҗат итәргә теләдем»

Үзәк китапханәдә Зәйдә туып үскән һәм бүген дә шунда иҗат итүче яшь рәссам Динара Андриянованың беренче картиналар күргәзмәсе ачылды.

Диңгез, табигать, хайваннар һәм туган шәһәре Зәй күренешләре. Динара Мансур кызы кулына пумала алып нәкъ менә шушы темаларга иҗат итәргә ярата. Беренче тапкыр кулына кисточканы ул 13 яшендә ала. Ул вакытта Динара «Балалар сәнгать йортына» энесен рәсем түгәрәгенә яздырырга дип алып килә. Укытучы аңа да рәсем ясап карарга тәкъдим итә. Кызчыкның талантын күреп алып, укытучылар аның әти-әнисенә Динараны сәнгать өлкәсенә бирергә тәкъдим итәләр. Рәсем дөньясына ул шулай кереп китә.

Профессиональ белемне Динара Түбән Камада инде бүген ябылган Көнчыгыш Европа сәнгать югары уку йортында ала. Аны тәмамлагач, ике дә уйламыйча туган шәһәре Зәйгә кайта. Шунда ук балаларны рәсем ясарга өйрәтә торган студия ачып җибәрү теләге белән янып йөри башлый. «АДМ сәнгать остаханәсе» исемле иҗат мәйданчыгы инде 8 ел буе эшли. Бүген анда 50 гә якын бала рәсем юнәлешен үзләштерә. Динара Андриянова күңеленә пейзаж, портрет, абстракт живопись юнәлешләре якын. Рәссам төсләрне ярата, «Тормышта болай да борчу-мәшәкатьләр күп, шуңа да картиналарымны якты итеп ясыйм, кешеләрнең кәефен күтәрергә тырышам», ди ул. Ә буяуларга килгәндә, күбрәк акрил краскалар куллана. Күргәзмәдә дә авторның 20гә якын шундый буяулар белән ясалган картинасы урын алган. Аларда — зәңгәр, зәңгәрсу, алсу, яшел төсләр өстенлек итә. Күпчелеген иҗат остаханәсендә укучылары белән бергә ясаганнар. Күптән түгел укучысы Алсу Хәйруллина Мәскәүдә узган «Время талантливых» бәйгесендә 1 нче урын алган.

-Динара Мансуровна оста талантлы рәссам гына түгел, ә балалар күңеленә ачкыч таба белә торган педагог та. Аның картиналарын күреп тагын бер тапкыр сокландым», ди күргәзмәгә килүче Мария Акатьева. Рәссам күп тапкырлар Казан, Мәскәү шәһәрләрендә узган яшь рәссамнар күргәзмәсенә дә чакыру алган. Картиналарны җыеп, аларга зыян китермичә алып бару — үзе зур эш, - ди рәссам.

«Пумала белән калгач...» күргәзмәсен ачу тантанасында рәссамның гаиләсе, ата-анасы, дуслары, укучылары һәм аның иҗатын сөючеләр катнашты. Китапханәчеләр җылы эчтәлекле кичә оештырдылар. Ә Динара Андриянова анда яңа иҗади эшчәнлеккә  илһам алды. Рәссам белдерүенчә, киләчәктә ул картиналарының берсен, һичшиксез, Зәйнең китапханәсенә багышлаячак. Рәссамның эшләре белән тагын бер ай дәвамында танышып булачак. Күргәзмәгә керү ирекле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев