Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Зәй үзәк китапханәсендә «Табигать белән диалог» анималистика картиналар күргәзмәсе эшли

25 гыйнварда Зәй үзәк китапханәсендә җирле рәссамнар Елена Курносова һәм Наталья Петрованың «Табигать белән диалог» анималистика картиналар күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасына 3нче мәктәп укучылары килде. Укучылар искиткеч сәнгать әсәрләре аша кыргый табигатьнең һәм анда яшәүчеләрнең мавыктыргыч дөньясына чумдылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр картина — авторларның шәхси теле белән сөйләнелгән аерым тарих. Эшләр төрле техникада башкарылган, анда төп геройлар — кошлар, йорт һәм кыргый хайваннар. Бу матурлык белән аралашу мөмкинлеге дә.

Рәссамнар балаларга ничек итеп рәсем дөньясына кереп китүләре турында сөйләделәр.

Чара ахырында кунакларны сюрпризлар да көтте. Рәссамнәр иң кызыклы сорау бирүчегә үз картиналарын бүләк итте. Ә өлкәннәр аудиториясе өчен лотерея билетлары буенча картиналар уйнатылды.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев