“Зәй офыклары”ның актив хәбәрчесе истәлекле медаль белән бүләкләнде
Татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашканы өчен Рәмзия Җиһаншина Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде.
Рәмзия Сөләймановнаның тырышлыгы зур җиңүләргә китерде: ул быел “Геройлар янәшә” Бөтенроссиядә конкурсында - 3нче урын, "Чаллы өстендә аккошлар" конкурсында - 2нче урын, “Мәйдан” журналы оештырган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган конкурста беренче урынны алды.
Рәмзия апа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул укучыларында телебезгә, халкыбызга, җиребезгә, йолаларыбызга мәхәббәт тәрбияли. Укучыларын укырга-язарга гына түгел, дөньяны танып белергә, табигать биргән зиһенен, кызыксыну сәләтен үстереп-камилләштереп, аң-белем, тәрбия бирергә, һәр баланың күңел күзен ачарга тырыша. Шигъри җанлы да ул. Рәмзия Сөләймановнаның Тукайга багышлап язылган иң яхшы шигырьләрнең берсен тәкъдим итәбез.
Әгәр Тукай туган булса бу заманда...
Әгәр Тукай туган булса бу заманда, бу көндә,
Догага тиң шигырьләрен укыр иде, дим, кемнәр?
Дөнья бәһасенә торган һәр минуты Тукайның –
Рәмиевкә язган хатын инде ничә укыймын.
Дәрәҗәсен белгән шагыйрь – үз заманы вәкиле,
Сокландырган язганнары татар җанлы һәркемне.
Зур өметләр баглаган соң тәхте пай Казанына –
Көтепханә, мәдрәсәсе, мәчете, азанына.
Ишми ишаннар япкачтын Иж-Бубый мәдрәсәсен,
Уйлаган милли хәяттән өмете өзеләсен.
Ул заманда булган әле татарның матбагасы,
Үз туган телендә укыр атасы да баласы...
Шул килеш тә яланаяк чыгып чабардай булган.
Бар Җиһанга эче-тышы тик ачу белән тулган...
Күпме кагылган-сугылган ул заманда и, ятим.
Саклап калган бу заманга шигъриятен милләтем.
Үз заманын сәгадәтле итәр өчен туган ул.
Мөгаллим дә, чын галим дә Габдуллаҗан Тукай ул!
Ир(е)ген кыскан бәндәләрне солтан җиренә куган ул –
Дипломат та, политик та, журналист та Тукай ул!
«Китмибез» дип шәрран ярган кал(е)бенә кагылганда.
Тукай томнарын актарам, мин ирек сагынганда...
Кайтма, Тукай!
Бу заман шундый заман шул, нәкъ заманча бәндәсе.
Яраклашып һәм җайлашып яши кебек һәммәсе.
«Бер язу белгән кеше аз өч наданга торырлык» –
Татар дөньясында хәзер хак сүзгә дим корылык...
Яхут Яңа Кисекбашлар бу дөньяда җитәрлек.
«Печән базарында» бүген күлмәк туй – искитәрлек.
Бушкуык – яңа татарлар бу заманда азмы соң?
Әлифне таяк дип белми – шәкертләре тазмы соң?
Әрбибе каләм Тукайга бу заман кысан, әлбәт.
Үз заманы күгендә ул гали, гади, мәһабәт!
Күтәрелгән йолдыз булып – күк катында урыны.
Калды микән инде җирдә Кол Галиләр буыны?
«Очты дөнья читлегеннән» – инде тагын ни әйтим?
Кайтма, Тукай, үкенерсең. Телең, милләтең ятим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев