Зәем – син ямьле калам
Татьяна Миронованың иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Зәй, Зәем, Зәй генәм,
Телим сиңа гел генә
Теләкләрнең олысын,
Уңышларның зурысын.
Яшең белән бер очтан
Дәрәҗәңнең артуын;
Синдәй ямьле Зәемне
Халкыңның яратуын.
Зур планнар корасың,
Эшләп кенә торасың,
Төрле якка борасың,
Юл чатында торасың.
Синең белән бергә без
Хыялларны бәйлибез.
Кендек каны тамганга
Синең белән бәйле без.
Хезмәттә дә, спортта да
Батырларың күп синең.
Дәрәҗәле кешеләрдә
Саклана тыйнак исемең.
Чәчәкләр күк халкың да
Төрле, тату, дус, матур.
Яктыртып, дөньяларга
Нурлар сибеп
балкып тор.
Чисталык буенча да,
Яшеллек буенча да
Бирешмисең
башкаларга, –
Безгә син Баш Кала да.
Татьяна Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев