Валентина Николаева: “Туган ягым Кашкатаулы»
“Җәй яме син, Питрау!” конкурсы кысаларында Питрау бәйрәменә, гүзәл Кашкатауга, Зәй якларына багышлап язган шигырьләр белән таныштырабыз. Валентина Николаева шигыре.
Багражның Кашкатаулары
Әллә каян күренеп тора
Багражның Кашкатаулары.
Өч авылны берләштергән,
Ул бит Баграж буйлары.
Нинди ямьле төз наратлар
Каршы ала һәркемне.
Табигате искитмәле,
Монда үтә бәйрәме.
Печән, җиләк, чәй үләне -
Кашкатауның байлыгы.
Тарихларга кереп калган
Таш миченең барлыгы.
Ике йөздә унике метр
Кашкатау биеклеге.
Унике саны - Питрауның
Изгелек бөеклеге.
Тау астыннан саф чишмәләр
Челтерәп-челтерәп агалар.
Бормаланып агып килә
Авыл буйлап елгалар.
Туган ягым Кашкатаулы,
Табигате бай аның.
Зур тарихлы, дәрәҗәле
Кешеләре бар аның.
Питрау бәйрәмнәре гөрли,
Дуслар җыелган җирдә.
Буын-буыннарга күчәр,
Төсен югалтмас бер дә.
Җәйге бәйрәм, күркәм бәйрәм -
Павел, Петр бәйрәме.
Сынамышлы Питрау көне,
Дәва-үлән бәйләме.
Кызлар тәкыя үрәләр,
Кыр чәчәкләрен җыеп.
Матур уеннар уйныйлар,
Маңгай тирләрен сыгып.
Кайткан кунак, авылдашлар,
Куллар чабып хуплыйлар.
Җиңгәннәре сөенә-сөенә
Бүләкләрен хаклыйлар.
Себеркене Питрау көнне,
Җыйсаң шифасы тияр.
Төштән соң җыйсаң үләнне,
Файдасы тамырда дияр.
Питрау көнне тапкан ярны
Гомерлек була, диләр.
Моңлы гармун тавышларын
Керәшен көе, диләр.
Гасырлардан-гасырларга
Күчә һәрбер буынга.
Йолабызны саклап калыйк,
Һәрберсе тиң алтынга.
Кошларда сайраудан туктый
Көзләргә барышында.
Питрау җитте - җәй үтте ди,
Халык сынамышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев