Валентина Николаева: Яратам мин Зәемне!
Валентина Николаева – Баграж ягы кызы. Туган ягы, Кашка тау, гүзәл табигатьле су буйлары аңа илһам бирә. Еш кулына каләм алып, күңелендә туган уйларын кәгазь битенә төшерә. Ул һәр бәйрәм, туган көннәргә дә котлауларны шигъри юллары аша матур, сихри итеп җиткерә белә.
Валентина Алексеевнаның бер матур шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Яратам мин Зәемне!
Яратам мин гомер иткән шәһәремне,
Тырыш халык яши калада.
Бер җирдә юк андый матурлыклар,
Мәхәббәтем арта аңарга.
Зәй уртасында матур парк балкый,
Табигате гүзәл. Һәрбер бүлеге
Фәрдиевның истәлеге, аның исемен йөртә,
Халкым өчен аның бүләге.
Яратам мин Зәй елгаларын,
Яшеллеген, яуган карларын.
Ерак түгел туган җирем авылкаем,
Багражым, басу-кырларым.
Чаллы, Әлмәт уртасында минем Зәем,
Дүрт йөз елга якын тарихы.
Күпме күренекле шәхесләр үстергән,
Бай тарихлы аның архивы.
Батырлары һәйкәлләрдә беркетелгән,
Исемнәре таш тактага уелып язылган.
Керәшен, чуваш, татар, рус халкы белән
Кайгы, шатлык бергә узылган.
Горурланам керәшен кызы булуыма,
Яратам мин туган телемне.
Татарстан, Зәй, Баграж халкын,
Россиям - туган илемне.
Мәңге яшә, Зәем, минем калам,
Сөендереп яшә халкыңны.
Әллә каян күренеп тора ГРЭС торбаларың,
Горур яшә, имә башыңны.
Валентина Николаева-Боярова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев