Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Урам уртасында һәйкәл тора...

Җиңү көне уңаеннан Клавдия Максимовадан улы сугышта һәлак булган ана язмышы турында шигырь.

Урам уртасында һәйкәл тора

Ничәнче яз инде тол аналар
Һәйкәл каршысына киләләр.
Таш сын дәшми димә, алар дәшә,
Һәйкәлләр дә сөйли беләләр.

“Бик кичегеп каян кайттың, Ана,
Кайда йөрдең сагыш таратып?
Йөргән җирләреңдә чәчләреңне
Җилләр сыйпыйлармы яратып?

Әллә инде, Ана, син узганда,
Ьилләр дә бер тын алдымы?
Чәчкәләр дә синең сагыш кучеп,
Җиргә ятып, елап калдымы?

Син утырган таш та зур кайгыдан,
Җиргә батып, сеңә баргандыр.
Синең караш күчкәч, горур тау да
Кечерәя, иңә баргандыр.

Кайтып киләсеңме бүген дә син
Басу юлларыннан әйләнеп.
Кара кайгы баскан иңнәреңне,
Кара шәлең килә сөйрәлеп".

Алтын хәреф белән язган исем,
Ана сыйпый, калтырыйлар куллары.
Башын иеп уйга баткан һәйкәл:
“Җиңү диеп, тынычлыкны яклап
Башын салды күпме бездәй уллар.

Кайттык менә илгә,  һәйкәл булып кайттык,
Алтын хәреф белән язды исемнәрне илем.
Без яклаган Җиңү җиңел бирелмәде,
Юк, тыныч түгел бүгенгәчә илем күге.

Сак бул, Кеше, бүген дә бит әле
Кара көчләр баш калкыта төрле яклап.
Уяу булыйк, киләчәк бит безнең кулда,
Киләчәккә илтик тынычлыкны саклап."

Ничәнче кат Җиңү язы килде,
Өмет баглый Ана туар көнгә.
Еллар уза, яра һаман яңа,
Бәлки дигән өмет гел күңелдә.

Сыйпый Ана назлап һәйкәл ташын:
“Җир-Ананың газиз күкрәгенә
Башын салдың кай якларда, балам?
Хәбәрең дә, каберең дә юк бит,
Ә мин әле сине көтәм һаман.

Ил ярасы белән бергә узды
Явыз дошман салган тирән яра.
Ил бәхете, якты көннәр өчен
Рәхмәт, сина, рәхмәт, газиз балам.

Ил онытмый батырларын, балам,
Ил күгендә мәңгелек ут яна.
Батырлар һәркем йөрәгендә,
Бер батырның анасы мин, балам”.

Һәйкәл тора авыл уртасында
Мылтык тотып көнен-төнен сакта.
“Сак булыгыз, сугыш кара кайгы” -
Таш сын безне кисәтә шул хакта.

Ничәнче яз инде тол Аналар
Һәйкәл каршысына киләләр.
Таш сын дәшми димә - алар дәшә,
Таш сыннар да сөйли беләләр.

Клавдия Максимова.
Кабан-Бастрык авылы.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев