Укучыларыбыз иҗаты
Пәнәче авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дә авыл халкы арасында җәйге матур көннәргә багышлап шигырь бәйгесе игълан иткән. Иҗади конкурста катнашучы газета укучыларыбызның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.
Җиләкле чәй
Эльвирага да ошаган,
Ошамаган да кебек.
Кеше танымыйча торам
Болай түгел лә идем элек.
Ярый димен, картаюдыр...
Монда сорау башкада.
Шигырь язарга кушылган,
Шуңа хәзер баш ката.
Җәйләр җиткәч менеп китәм
Пәнәче тауларына.
Җиләк-җимешләрне тезәм
Ак ефәк бауларына.
Алам чәйнек, кәнфит-прәннек,
Пешергән беленемне.
Авыз итәргә менсәгез,
Йотарсыз телегезне.
Иренмичә ясаган
Кайнатмам да ни тора.
Өстәлемнең уртасында
Бер чынаяк буш тора.
Ясаган чәем минем
Җимешле һәм үләнле.
Шифалы һәм хуш исле,
Туганыма язамын:
«Син дә менеп җит әле!»
Бәхет тәмле табигать чәен
Ясармын сиңа үзем.
Кайнар булса, ашыкмассың,
Булырсың әзрәк түзем.
Минем чәйгә чакыруны
Бәйрәм кебек кабул ит.
Чәйне чәйнисе юк ла ул
Туйганчы бер эчеп кит.
Рузилә Гатина
Җәй
Өмтесез – шайтан, диләр бит,
Җәй көтәбез һаман да,
Яңгыры күп, жиле җитә,
Җылысы аз санарга...
Табигатьнең кочагында
Йөрер көннәр булыр ла,
Җиләк җыю, каклар кою
Бүгенге көн кулында...
Ял мизгеле, ял көннәре
Өнди яшел җәйләргә,
Кояш нурларын сипкәндә
Шау-гөр килеп чәйләргә!...
Хәмит Һадиуллин.
Җиләк җыям
Урманнарга барыр идем,
Җиләкләр җыяр идем,
Шул җиләктән, дустым белән,
Тәмләп чәй эчәр идем!
Гөлнара Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев