Тукай абыйга
Әлеге шигырьне кечкенә Айзилә Әгъзамова язган.
Кечкенәдән яратабыз
Тукайның шигырьләрен.
“Бала белән күбәләк”не,
“Кызыклы шәкерт”ләрен.
Тукайны укып үсәбез,
Без аның оныклары.
Шук балачагыбызның
Бик бәхетле чаклары.
“Шаян песи”, “Карлыгач”ны
Яттан сөйли беләбез.
“Сөткә төшкән тычкан”нан
Рәхәтләнеп көләбез.
Кулыбыздан төшермибез
Аның һәрбер китабын.
Зур үсеп, олыгайгач та
Укырбыз әле тагын.
Айзилә Әгъзамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев