Тәскирә Абдуллина: «Омтыламын назлы языма...»
Шигърият дөньяcына чумып, ял итеп алыгыз әле.
Омтыламын назлы языма...
Узышкандай берсен берсе куып,
Гөрләвекләр ага урамда.
Ак кыш тырышып өйгән кар көртләре
Әйләнәләр ташкын суларга.
Язгы кояш арчый жирнең йөзен,
Бәбкә үлән төртә томшыгын,
Ак каенның бүрткән бөреләре
Бүлгән бүген татлы йокысын!
Жан жылысы кебек кояш нуры
Тансык бүген бөтен жиһанга!
Тау битләре юынып ак юрганын
Селкеп сала ташкын суларга...
Кояш нуры ал сөнгесен төзәп
Боз күперләр вата жилкенеп,
Язны өзелеп көткән очар кошлар
Күкне иңләп оча жилпенеп!...
Яз килә, яз! Бар сулышын тоеп
Күңел оча, оча, ашкына!
Очар кошлар кебек омтыламын
Шау чәчкәле назлы языма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев