Тәскирә Абдуллина: «Яратам туган авылымны»
Озын ялларда җанга рухи азык та кирәк. Шигърият дөньяcына чумып, ял итеп алыгыз әле.
Яратам туган авылымны
Кышкы моңнар салып авылыма
Ява карлар, уйный бураннар.
Ак түбәле тавы, иркен кырлар -
Бездәгедәй тагын кайда бар?!
Урамнарын буйлыйм иркен сулап
Һәрберсенә сөеп эндәшәм.
Якыннарым кебек сагынамын
Бик аз вакытка да күрмәсәм.
Ява карлар, килә авылыма
Ак бураннар салкын ияртеп,
Кар көртләрен өя тау-тау итеп
Исләр китеп карыйм күзәтеп.
Сөенәмен аклык-сафлыгына
Куркытмыйдыр җиле, салкыны
Кар ураган һәр почмагы якын-
Яратам мин туган авылымны!
Җирдә яшәү — нинди бәхет!
Ай нурларында коенып
Чишмәләрдән сулар алам.
Аның татлы суларында
Җаннарыма дәва табам.
Чиләкләремдә ай нуры
Серле, мөлдерәмә тулы;
Үзе күктән шук елмаеп
Озата кайта юлым буе.
Чут-чут сайрый сандугачлар
Чишмә буенда тирәктә.
Җанга җылы матур хисләр
Уята минем йөрәктә.
Шушы айлы кичнең ямен
Күңелемә салып куям,
Җирдә яшәү — нинди бәхет!
Җаным-тәнем белән тоям.
Хәзерге көннәргә багышлап...
Һәр көн яңа хәбәр белән туа
Нидер була, нидер үзгәрә;
Яхшы хәбәр көтә көн дә күңел
Бу болгавыр авыр көннәрдә.
Көтмәгәндә килеп чыккан афәт
Тынычлыгын алды дөньяның,
Әллә инде гөнаһлары өчен
Бәндәләрен Аллаһ сынавы!
Балалар өчен җан сыкрап
Түгелмәсен иде күз яше;
Имин, аяз күкле алсу таңнар
Атсын диеп тели һәммәсе!
Газиз ана, әгәр кирәк булса
Әзер гомерен дә бирергә.
Нәрсә кирәк! Ясый, таба, җыя
Баласына ярдәм йөзеннән.
Аллаһ шундый сынау җибәрер дип
Беребез дә алдан көтмәгән,
Шундый сынауларга бирешмәгән
Каһарманнар әле бетмәгән!
Үтәр бу авыр көннәр,
Алсуланып яңа көн туар.
Җиңү яулап асыл улларыбыз
Кошлар кебек сагынып кайтырлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев