Шигърият дөньяcына чумып, ял итеп алыгыз әле.
Тау елгасы кебек шарламада
Шаулап ага инеш сулары,
Актарырдай кебек ташкын суы
Ташлы, комлы инеш ярларын!
Иелеп, бөгелеп толымнарын чайкый
Бөдрә таллар салкын суында,
Маймыч кебек вак балыклар йөзеп
Яшеренә инеш куенына.
Шулкадәрле ямьле инеш буе
Каз-үрдәкләр канат кагына,
Оя-оя бәбкәләре белән
Тезелгәннәр инеш ярына...
Жырга тиңләп казлар каңгылдавын
Басып торам инеш ярында.
Шарламаның шавы тынган кебек,
Тынычланган кебек жаным да!…
фото: Татар-информ
Нет комментариев