Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Сөйләшәсе иде бабам рухы белән...

Бөек Ватан сугышы батырларына дан җырлаган хисләр белән сугарылган шигъри юллар, актив хәбәрчебез Нурсилә Җиһангировадан.

«Хәбәрсез югалды» дигән язу
Килгән әбиемә сугыштан.
Кайгылы хәбәрдән әбиемнең
Күзләренә яшьләр тулышкан.

Билгесезлек яндырган йөрәген,
Әрнү хисе телгәләгән күңелен.
Өмет чаткылары сүнмәсә дә,
Сизгән бабамның исән түгелен.

Ә шулай да, «Бәлки кайтыр», — дигән өмет
Йөргән әбиемнең күңел түрендә.
Булмаган бабамны сөйләмәгән көне -
Хәтирәләр искә төшә бүген дә.

Фронттан килгән хатлар гына калган,
Бабам кулы белән язылган.
Ул вакыттан күпме сулар аккан,
Бик күп еллар инде узылган.

Өчпочмаклы хатлар саргайганнар,
Сандык төпләрендә сакланып.
Төсе итеп тотам бабамның мин,
Алып укыйм сагынганда, шатланып.

Хатларын укып газиз бабамның,
Күңелләргә табам юаныч.
Батыр ветеранның оныгы булу
Минем өчен олы куаныч.

Бик күп еллардан соң гына таптык,
Бабам үткән сугыш юлларын.
Өзелгән гомере аның яу кырында,
Тар-мар иткәндә фашист колларын.

Соңгы тамчы сулышына кадәр
Дошманнарны кыю кырган ул.
Көрәшкәндә Ватаныбыз өчен,
Бик күп батырлыклар кылган ул.

Украина өчен яуда һәлак булып,
Донецк шәһәрендә яткан кабере.
Хәзер килеп дошман тар — мар итте,
Калмады кабернең һичбер кадере.

Кайчан барып, ничек кенә табып,
Кайсы урыннарга салырга чәчәк?
Сөйләшәсе иде бабам рухы белән,
Ниләр көтә безне, нинди киләчәк?

«Бер генә көнгә булса да, бабакаем,
Кайтсаң иде яныбызга кунакка.
Уртаклашыр идем моң-зарларым белән,
Серем сөйләр идем синең колакка.

Бик гаепле, бабам, синең каршыңда без,
Белмибез шул кадерен рәхәт тормышның.
Гомерең белән түләп алган тынычлыкны
Тарткалыйбыз төрле якка, узышып.

Башыңа да килмәгәндер, бабакаем,
Оныкларны шул ук язмыш көтәр дип.
Матур, тыныч, мул тормыш барганда,
Илдә тагын ызгыш — сугыш китәр дип».

Бабабыз йөргән сугыш юлыннан
Оныклары мәҗбүр үтәргә.
Ата — ана, гаилә, дус — туганга
Сабырлык бир, ходай, көтәргә.

Фәрештәләр иңнәренә канат җәеп,
Саклап йөртсен балаларны яуларда.
Бердәм булып, кыю алга барып,
Язсын тизрәк җиңү яуларга.

Бабакаем рухы оныкларын
Яклап йөртсен авыр чакларда.
Терәк булып, исән — имин йөртеп,
Алып кайтсын туган якларга.

Инде тизрәк туктасын сугышлар,
Хөкем сөрсен илдә тынычлык.
Ир-егетләр кайтсын өйләренә,
Кыю үтәп хәрби бурычны.

Тату яшәсен җирдә бар халык,
Аяз таңнар атсын һәр иртә.
Тормышыбыз гөрләп алга барсын,
Бәхеткә берни булмасын киртә.

Тыныч ятсын гүрдә ата-баба,
Горурланып безнең уңышка.
Борынгыдан килгән мирас бит ул —
Сөю белән карыйк тормышка.

Нурсилә Җиһангирова

фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев