Сиңа дәшәм... - Тәскирә Абдуллина шигыре
Шигъри мизгел.
Сиңа дәшәм...
Язларымнан сиңа дәшәм, ишетәмсең?!
Ташкын сулар куа салкынны.
Язгы кояш жылы нурын сибеп
Йөрәгемә өсти ялкынын.
Яз чәчкәсе бөреләнеп чыга,
Кар астыннан көләч елмаеп,
Кар арчылып тау битләре, әнә
Ямауланып тора караеп...
Тормыш алга бара, гомер үтә
Җәйләремнән сиңа эндәшәм,
Җәйге җылы яңгыр леп-леп итеп
Тәрәзәмә кага, ишетсәң...
Яңгыры да җылы, җилләре дә
Җәйге җилләр назлы, ягымлы.
Икәү бергә үткән сукмаклар дан
Үтеп барам кысып җанымны.
Җәйләремнән күчәм көзләремә,
Гомер көзем манган алтынга!
Балаларым-оныкларым үсә -
Мин ризамын булган барсына!
Кышларымнан эндәшәмен сиңа,
Күңелемдә һәрчак син минем!
Яшьлегемдә сайлап алган ярым
Безнең белән гел син, бер генәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев