Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Шигырь бәйрәменә мин кайттым...

Рәмзия Җиһаншинаның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Җиктереп атлар туп-туры

Тукай кайткан икән, күрегез!

Үткәннәнме? Түгел, киләчәктән,

Түрдән аңа урын бирегез!

– Идел буйларыннан урыйм әле,

Көч-дәрт алыйм, димен халкымнан.

Милләт гаме булды язганнарым,

Сездә минем тулы хакым бар.

Күп таптадым читнең бусагасын,

Халкым, диеп мәгәр җан аттым.

Гасырларны үтеп сезнең янга –

Шигырь бәйрәменә мин кайттым...

Ачык микрофоннан олы-кече

Яңгырата Тукай шигырен.

Шүрәлесе шунда. Кети-кети

Эшкә җигә үзенең шөгылен.

Кочак-кочак чәчәк һәйкәленә

Китергәннәр зурлап барчасы.

Матди байлык белән үлчәнми шул:

Ул заманда Тукай акчасы.

Аз булса да, мәңгелеккә юлы

Күңел байлыгына салынган.

Хак Тәгалә зурлап каршы алган,

Оҗмах ишекләре ачылган.

Алтын каләм белән язылган шул

Киләчәккә исем-шәрифең.

«Без китәбез, сез каласыз», – дидең,

Күңелләрдә, Тукай, яшисең.

Рәмзия Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев