Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри тәлгәш

Роза Хәйретдинова иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Дустыма 
 
Бизәкле дөньяң бар төсле, 
Синнән җылылык күчте. 
Алганыңны мең арттырып, 
Бирәсең умарта күче. 
Ул күңелең бодай кыры, 
Уй-хисләр бирми тынгы. 
Иҗатта таптың үзеңне, 
Агартасың бар керне. 
Бәхетең артсын тулышып, 
Хыялың күккә ашып. 
Эзләреңә чәчкә үссен, 
Йөрәк җан җылың күчеп. 

Мең яшә син  яратып 
 
Матур шигырьләр табып, 
Ачасың күңелеңне. 
Шигърият бизәге 
Син үзең соң түгелме... 
Җыр җырлыйсың канатлы, 
Хисләреңне коясың. 
Иҗат яшәтә сине, 
Һәр сүздән моң җыясың. 
Уңай тирбәнеш тотып, 
Кешеләрне тартасың. 
Мең яшә син яратып, 
Калсын җирдә зур атың. 
Бүләк өләшеп кенә, 
Бүләкле була кеше. 
Рәхмәтлеләр күп булсын, 
Ачылсын дөнья күзе! 
 
Роза Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев